news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада "Күн туп 2018" Республика ярышларының финал этабы узды

Кызганычка каршы, Сабаның яшь футболчыларына призерлар өчлегенә эләгү өчен, аз гына көч җитмәде.

(Саба, 16 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 13-15 июнь көннәрендә Байлар Сабасы "Олимп" стадионында "Күн туп 2018" Республика ярышларының финал этабы үтте, дип яза җирле басма.

Бу ярышларда Сабаның «Олимп» командасы да катнашты. Кызганычка каршы, яшь футболчыларга призерлар өчлегенә эләгү өчен, аз гына көч җитмәде. Йомгаклау таблицасында алар 5 урында калды. призерлар өчлеге түбәндәгечә булды:

1 урында Яшел Үзән шәһәре командасы.

2 урында Бөгелмә шәһәренең «Олимп» командасы.

3 урында Казан шәһәренең «Сандугач СОШ№ 179» командасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot