news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада иң актив волонтерларны бүләкләделәр

Сабада иң актив волонтерларны бүләкләделәр
Фото: http://saby-rt.ru/

Саба районының иң актив волонтёрларын, волонтёр отрядларын һәм отряд җитәкчеләрен барлау максатыннан, «Яшьлек» яшьләр үзәге, район балалар иҗат үзәге белән, «Волонтёр булу - шәп ул» дигән конкурс игълан иткән иде. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Конкурс кысаларында район мәктәпләрендә оешкан волонтёр отрядлары, отряд җитәкчеләре һәм волонтёрлар үз хезмәтләрен яктырткан эшләрен тәкъдим итте. Финалга чыгучылар Саба гимназиясенә җыелды. Биредә иң-иңнәрне тәбрикләү тантанасы булды.

Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов иң элек катнашучыларны халыкара волонтерлар көне белән котлады һәм эшләгән игелекле хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Финалга чыккан мәктәп отрядлары һәм волонтерлар, әзерләп килгән презентация һәм чыгышлары белән үзләренең эшчәнлекләрен чагылдырды һәм иң яхшылар икәнлеген исбатлады.

Чараны «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Динар Маканов тәмамлап, волонтерларны тагы да актив булырга чакырды һәм уңышлар теләде. Чарада катнашучыларга мәрхәмәтле эшләре өчен, район җитәкчеләре тарафыннан Рәхмәт хатлары, акчалата һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot