news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада Илмира Гыймаеваның шигырьләренә карата "Әдәби суд" узды

Казый Илмира Гыймаеваның шигырьләре татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертә дип исәпләвен әйтте.

Сабада Илмира Гыймаеваның шигырьләренә карата "Әдәби суд" узды
Фәридә Вилданова

(Саба, 29 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). 19 мартта Сабада "Идел" җурналы, Язучылар берлеге яңа проектны гамәлгә ашырды – районның нечкә хисле шагыйрәсе, "Мишә дулкыннары" берләшмәсе әгъзасы Илмира Гыймаеваның шигырьләренә карата "Әдәби суд" уздырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Саба мәдәният йортының фойесында узган чарага шигърият сөючеләр күпләп җыелган иде.

Әдәби суд шулай ук нәкъ мәхкәмә тәртибе буенча башланып, казый ролендәге танылган язучы, Г.Тукай бүләге иясе Камил Кәримовны суд утырышчылары басып каршы алды. Судның сәркатибе – "Идел" журналының баш мөхәррире урынбасары Гөлүсә Закирова утырышчыларга Илмира Гыймаеваның "Апрель күген йолдыз каплаган" дип аталган шигырьләр шәлкеменә карата кузгатылган "җинаять эше" тикшереләчәген игълан итте.

Гаепләүче ягыннан шаһит – шагыйрь Марат Закир да Рифат Сәлах фикерләрен куәтләп, гаепләнүченең шигырьләрен шомарту кирәклеген әйтте. Шигырьләрнең адреслы булырга тиешлегенә басым ясады.

Аның фикеренчә, "Таулар" шигырендә кайсы тау турында сүз баруы аңлашылмый. "Без бүген 11 шигырегезгә генә анализ ясадык. Иҗатыгызны кыенсынмыйча шигърият остаханәсенә алып килегез. Безнең тәнкыйтьләрне дөрес кабул итәрсез, алга таба иҗади үсешегез өчен нигез булыр",– дип уйлыйм диде Марат Закир.

Әдәби суд үз эшен төгәлләп, казый Илмира Гыймаеваның шигырьләре татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертә дип исәпләргә, тулаем уңай бәяләнүе нигезендә, "җинаять эшен" ябу турында хөкем карары чыгарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100