Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада илледән артык җитәкче ир-атлар һәм хатын-кызлар ярышты
Иң элек бәйгене ир-атлар башлап, 15 төрдән торган каршылык полосасын узып, һәрберсен зур осталык белән җиңә бардылар.
(Саба, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Районда спорт бәйгеләре еш узып тора, әмма 9 сентябрь көнне «Сабинка» елгасы буенда беренче тапкыр бик тә үзенчәлекле ярыш оештырылды. Биредә районның 50 дән артык җитәкче ир-атлар һәм хатын-кызлар каршылыклар полосасы аша үттеләр, дип яза җирле басма.
Иң элек бәйгене ир-атлар башлап, 15 төрдән торган каршылык полосасын узып, һәрберсен зур осталык белән җиңә бардылар. Ир-атлар 4 яшь категориясендә, хатын-кызлар 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән югары яшь аралыгында көч сынаштылар. 40 яшькә кадәр ир-атлар арасында алда торган каршылыкларны кыю һәм иң җитезләрдән үтүче булып Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов танылды. Аның бөтен каршылыклар полосасын узган вакыты 2.00 минутны тәшкил итеп, бу иң яхшы күрсәткеч саналды.
«Бу бәйге районда узучы башка ярышлардан яңа булуы белән үзенчәлекле. Мин бу трассада үземне беренче тапкыр сынап карадым. Ярыш төре бик үзенчәлекле һәм кызыклы. Үзеңне комплекслы рәвештә төрле яклап сынап карарга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта әзерлек тә сорый», - ди Башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов. Аның спортта нык әзерлекле булуын бәйге нәтиҗәләре раслады: 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренчелекне алды. 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 1нче урынны Шәмсун Сөнгатов, 60 яшьтән өлкәннәр арасында 1 урынны Нургаян Тимергалиев яулады. Хатын-кызлар арасында узган бәйгедә (40 яшькә кадәрле) 1 урын иясе булып Гөлчәчәк Хуҗина танылды, 40 яшьтән өлкәннәр арасында 1 урынны Гөлзилә Ахунова алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз