Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада ферма, комплекс тирәләрен тәртипкә китерү, яшелләндерү буенча конкурс оештырыла
Җиңүчеләр терлекчеләр слетында бүләкләнә.
(Саба, 1 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Зәмирә Сәмигуллина). Авыл хуҗалыгында барган яңарышларны, терлекчелек торакларын күреп сөенәбез. Дәүләт программалары ярдәмендә, хуҗалыкларның үз хисапларына тораклар төзү, төзекләндерү эшләре белән беррәттән, авыл хезмәтчәннәре үзләре дә эш урыннарын матуррак итәргә тырыша.
Шул уңайдан соңгы берничә елда ферма, комплекс тирәләрен тәртипкә китерү, яшелләндерү, беседкалар булдыру буенча конкурс оештырыла. Җиңүчеләр терлекчеләр слетында бүләкләнә. Узган атнада комиссия хуҗалыкларда йөреп, ферма биләмәләрендәге тәртипкә бәя бирде, дип яза җирле басма.
–Хезмәт кешесенең эш урыны матур булса үзләренә дә күңелле бит. Конкурсны оештырып җибәргәч тә, җиде генә ферма чәчәкләр утырткан иде. Кызыксынучылар арта башлады, аннан соң 15, 20, быел 26 ферма янында чәчәкләр үсә, – ди АПК һәм барлык тармак профсоюзларының район комитеты рәисе Дания Галимуллина хезмәт кешесенең эш шартлары яхшыруына сөенеп.
Без “Урта Саба”, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бүлекчәсе, Туктар авылындагы сыерлар торагы, “Лукоз-Саба” кәҗә фермасы, “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе, “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасы терлекчеләренең хезмәте белән таныштык. “Чәчәкләр генә түгел, кабаклар да утырттык, үзебезнең ашханәбез бар. Көзен, кабак өлгергәч кабак бәлеше пешерәбез, килерсез”, – дип озатып калдылар “Урта Саба” хезмәтчәннәре.
Килдебәк авылындагы сыерлар торагы янәшәсендәге кирпечтән ясалган чәчәк клумбаларын санап бетергесез. Барысы да акшарланган. Остарганнан остара бара терлекчеләр. Чәчәкле чүлмәкләр торакның стеналарын да бизи.
–Ферма тирәсе ташлы булгач чәчәк үсми, җиргә як-ягына кирпечләр тезеп, оя ясадык, балчык ташып, шунда утырттык, – ди сыер савучы Фәнзия Хәйбиева.
Килдебәк бүлекчәсе бозау караучысы Ләлә Фәләхова (фотода) да үзләре эшли торган торакны гөл-чәчәккә күмгән. Оста куллар булганда бер нәрсә дә әрәмгә чыкмый икән. Берьеллык, күпьеллык чәчәкләр арасында пластик шешәләрдән ясалганнары да балкып утыра. Чәчәк савытлары да кулдан ясалган биредә. 20 данә иске шиннарда, дистәгә якын чүлмәктә гөлләр үсеп утыра. Яраксыз тәгәрмәчләрдән кояш та ясап элгәннәр.
Матурлыкны күрә белгәннәр вакытын да, акчасын да таба икән.
–Эштән бушаган арада шушында кайнашабыз инде. Чәчәк үсентеләрен сатып алып та утырттым. Аның барысы да үсеп китми бит әле, тагын алдык. Эш урыны чәчәкләргә күмелеп утырса, матур бит инде. Менә бу чыршыларыма 3-4 ел бар, – ди Ләлә чәчәкләр арасында горурланып үсеп килүче чыршыларны күрсәтеп.
80 баш малга исәпләнгән торакта бозаулар карый ул. Ире Илдус, улы Фазыл да ярдәмгә килә. Илдус ферма малларына азык кертә, Фазыл Саба аграр көллиятенең икенче курсын тәмамлаган.
“Нырты” авыл хуҗалыгының Нырты һәм Арташ бүлекчәсе, “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасы хезмәтчәннәре дә комплекс, ферма тирәләрен ямьләндерүгә зур игътибар бирә. Бригаданың Төбәк авылы сөтчелек комплексы, Бигәнәй фермасындагы сыерлар торагы каршысында да петуния чәчәкләре шаулап үскән.
Мамалай авылындагы ферма тирәсендә хәтта парлы аккошлар да “йөзә”. Аккошлар – ферма мөдире Гөлфия Абдуллина фантазиясе. Ни генә юк анда! Терлекчеләр бердәмләшеп ферма янын гөл-чәчәккә күмгән. Аккошлар, пальма агачының очында терлекчеләрне күзәтеп торучы маймыл, пластик шешәләрдән ясалган чәчәкләр, күбәләкләр... Пластик чәчәкләр, пальма агачы терлекче Сәлим Мөхәммәтҗановның хезмәте икән!
Терлекчеләр менә шундый матурлыклар булдырып, ферма биләмәләрен ямьләндереп эшли. Ит-сөт күләмен киметмәскә дә тырышалар. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында бер сыерга – 21,2 килограмм сөт савыла. Бер көнгә 150 тонна сөт җитештерелә. Иң мул сөт “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесендә. Бер сыерга 30,4 килограмм сөт савыла биредә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз