Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада җенес бизе аденомасын лазер ярдәмендә алу ысулы белән операция ясый башладылар
Кыйммәтле лазер техникасы алга таба да тик тотылмаячак, аның белән белгечлеге буенча уролог Марат Йосыпов җитәкчелегендә бригада эш итәчәк.
(Саба, 15 июнь, "Татар-информ", “Саба таңнары”, Фәнил Мәүлетов). Саба районында җенес бизе аденомасын аденомасын лазер ярдәмендә алу (энуклеацияләү) ысулы белән операция ясый башладылар. Шулай итеп, республикада дүртенче хастаханә ирләрдә була торган чирне яңача дәвалау технологиясен үзләштерде, дип яза җирле басма.
Узган шимбәдә район үзәк хастаханәсендә зур яңалык булды: җенес бизләре аденомасын дәвалауда Мәскәүнең Сеченов исемендәге беренче дәүләт медицина университеты табиблары булышлыгында яңа методика гамәлгә ашырылды.
Аденома – ир-атлар арасында киң таралган чирләрнең берсе. Статистикага күз салсаң, әлеге авыру 50 яшьтән узган һәр ике ир-атның берсендә күзәтелсә, 60 яшьтән соң 70 процентында табыла. Чир башта үзен сиздермәскә дә мөмкин. Шеш зурайган саен сидек каналын кысрыклый башлый һәм кече йомышны үтәү авырлаша Гадәттә, ир-атлар шуннан соң гына хастаханәгә бара. Шәмәрдәннән 59 яшьлек В.ны да, хатыны Лидия ханым әйтүенчә, гыйнвар аеннан бирле әнә шундый проблема борчыган, биленә шешә асып йөргән. ”Хәзер хәле нормальләшкән иде инде. Әмма хирурглар барыбер операция кирәк, диделәр, Казанда 7 айдан соң операциягә килергә чиратка куеп кайтардылар. Безнең бәхеткә алай озак көтәсе булмады, Сабада яңача дәвалау кертелгән көннәргә туры килдек”,– диде иренең операция бүлмәсеннән чыкканын көткән Лидия ханым. Көткән кешегә озак тоелгандыр, әмма медицина университетының онкология һәм урология бүлеге мөдире Николай Сорокинга моның өчен 50 минут чамасы вакыт кирәк булды. “Безнең клиника мәни бизе аденомасын лазер ярдәмендә алу (энуклеацияләү) белән 2013 елдан шөгыльләнә. Бу өлкәдә илдә пионерлар булып саналабыз. Быел апрель аенда безнең клиникада үткәрелгән конференциядә яңа технологиянең беренче нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Шунда Саба районы үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов белән таныштык һәм ул үзенең коллектиы белән әлеге методиканы үзләштерергә теләк белдерде. Район хакимияте булышлыгы белән тиешле җиһазлар алынды һәм Сабада авыруның тәненә кисем ясамыйча-ярмыйча гына ясала торган беренче операция гамәлгә ашырылды. Әлеге методиканың асылы шуннан гыйбарәт: Лазер авыруның җенес бизенә сидек юлы аша кертелә һәм хирург эндоскоп аша операция барышын күзәтә ала. Өстенлеге шул: лазер белән эшкәрткәндә аденоманың капсуласына зыян килми, биз сидек куыгында ваклана һәм катетер аша алына, кан аз югала, авыру бер көннән аягына баса һәм тагын ике көннән өенә кайтып китә. Хәзер алдынгы технология Марат Рафаэлевич кебек энтузистлар кайгыртуы белән төбәкләрдә дә кертелә һәм аларга бу эштә ярдәмгә килергә әзер. Мин Саба табиблары мәни бизе аденомасын дәвалауда уңай нәтиҗәләргә ирешәчәкләренә ышанам”,– диде Николай Сорокин җирле мәгълүмат чаралары журналистлары белән әңгәмәсендә.
Медицина фәннәре докторының аңлатуынча, әлеге методика Европа урологлар ассоциациясе тәкъдиме буенча аденоманы дәвалауның алтын стандарты булып санала, өзлегүләр күзәтелми һәм авыру күпчелек очракта бүтән кабатланмый. Николай Сорокин ике көндә өч кешегә операция ясады һәм алар үзләрен нигездә яхшы хис итә. Инде хастаханә милке булып әверелгән кыйммәтле лазер техникасы алга таба да тик тотылмаячак, аның белән белгечлеге буенча уролог Марат Йосыпов җитәкчелегендә бригада эш итәчәк. Баш табиб әле республикада санаулы гына булган уникаль лазер ярдәмендә аденома алу җиһазы кайтаруда булышканы район башлыгына, Татарстан Хөкүмәтенә зур рәхмәтен белдерде. “Без чын мәгънәсендә эксклюзив җиһазны эшкә җигеп, хастаханә перспективасына мәгълүм юнәлеш бирергә ниятлибез. Бүгенге операция зур яңалык булса, алга таба гадәти эшкә әвереләчәк. Министрлык, республика клиник хастаханәсе белән сөйләшүләр алып барыла. Барысы да без теләгәнчә килеп чыкса, уникаль җиһаз интерн, ординатура үтүчеләр, яшь табиблар белән мастер-класслар үткәрү өчен дә файдаланылачак”,– дип аңлатты М.Йосыпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз