Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабада елына 2 миллион данә имән һәм башка яфраклы агач үсентеләре үстереләчәк
Татарстан урман хуҗалыгы министры хезмәт алдынгыларын бүләкләүдә катнашты.
(Саба, 1 март, "Татар-информ", "Саба таңнары",Фәнил Мәүлетов). Селекция-орлыкчылык үзәге базасында узган киңәшмәдә ябык тамыр системасы белән сабаклы имәннең утырту материалын үстерү буенча үзәк оештыру өчен проект-смета документациясен эшләү мәсьәләләре каралды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге проектны Лесхоз базасында тормышка ашыру күздә тотыла. Үзәк теплицаларында елына 2 миллион данә имән һәм башка яфраклы агач үсентеләре үстереләчәк.
Югары технологияләргә ия коллектив нигездә моңа әзер икәнлеген министр катнашында үткәрелгән урманчылар слеты да ачык күрсәтте. "Саба лесхозында эш югары дәрәҗәдә оештырылган, – диде Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.– Министрлыкка караган хезмәт коллективлары 2018 ел йөкләмәләрен үтәде. Саба урманчылары беренче урыннарда булды.
2019 елга яңа урман законы һәм яңа регламентлар белән аяк бастык. Яңа шартларда эшләргә сабалылар әзер. Республика программалары эшләвен дәвам итәчәк. Безгә кагылышлысы урманнарны саклау дип атала, без шул нигездә урманчылыкка зур үзгәрешләр кертергә планлаштырабыз.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов вакыт табып килүе, урманчыларны бүләкләүдә катнашуы өчен Равил Кузюровка зур рәхмәт белдерде.
Хисап чорында башкарылган эшләр "Саба урманчылыгы" җитәкче-урманчысы Васил Гыйззәтуллин чыгышында күрсәтелде. Былтыр урман фондында 110 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, 1747 гектарда яшь агачлар тәрбияләнгән.
Җыелыш азагында урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының аеруча аерылып торган хезмәткәрләре бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз