Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада дүртенче мәчет салына
Байлар Сабасында дүртенче мәчет төзелә. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.
Барлык документлар әзерләнеп беткәннән соң, үткән елның август аенда, ООО ПМК «Мелиорация» оешмасының махсус техникасы ярдәмендә, җирне тигезләү белән эшне башлап җибәрде. Төзелгән проектка нигезләнеп, тиешле таләптә фундамент салынды һәм ком түшәлеп, бетон катламы җәелде. 2024 елның октябрь-декабрь айларында, мәчетнең кирпеч диварларын күтәрү эшләре башкарылды. 2025 нче елга чыккач, апрель-май айларында, түбә корылды. Шулай ук агымдагы елның май аенда, заманча пластик материалдан эшләнгән тәрәзәләр куелса, июнь аенда мәчет бинасының дивары тышланылды. Хәзерге вакытта актив рәвештә электр линиясе сузу эшләре бара.
әчет төзелешенә финанс яктан шәхси эшмәкәрләр: Гарипов Рамил, Гаянов Илдар, Һадиев Айдар, Билалов Марат, Галимуллин Рамил, Ситдиков Рөстәм, Валиуллин Алмаз, СППК «Умырзая» оешмасы җитәкчесе Гарипов Рамил, «Арыслан строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчес Даминов Руслан, «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Зарипов Алмаз, «ПМК – 159» оешмасы җитәкчесе Набиуллин Илнар, шәхси зат Хуҗин Илшат ярдәм күрсәтә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз