Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабада чисталык икеайлыгында меңнән артык төп агач-куак утыртырга җыеналар
Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре биләмәләрен санитар чистартуны хәл итү, территорияләрне халыкның санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында районда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар-экология икеайлыгы игълан ителде.
Икеайлыкны үткәрү эшләрен яраштыру өчен оператив штаб составы расланды. Икеайлыкта 1000нән артык төп агач-куаклар утырту, 5000 квадрат метрда юлларда барлыкка килгән чокырларны ямау, 360 метрда иминлек киртәләрен ремонтлау һәм башка эшләр планлаштырылган. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Авыл (шәһәр) җирлекләре башлыкларына 31 майга кадәр элек ачыкланган санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерергә, яңалары барлыкка килүгә юл куймау чаралары күрергә, төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итәргә, су саклау зоналарында, балалар мәйданчыкларында санитар чистарту өмәләре үткәрергә кушылды. Оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләренә, шәхси эшкәмәрләргә, халыкка территорияләрне тәртипкә китерү эше оештырырга тәкъдим ителә.
Икеайлыкны уздыру чорында барлык күзәтчелек органнары тарафыннан закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эш арттырылачак. Искәртеп үтәбез, санитар-экологик икеайлык барышында тирә-юньне төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатыннан көчәйтелгән рейдлар узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз