news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

Сабада чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр
"Саба таңнары"

Сабада чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан район хәрби комиссариатына чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән батыр йөрәкле ирләр җыелды. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Саба урамнары буйлап чик буе гаскәрләре әләмнәре җилфердәгән автомобильләр узды. Чик сакчылары үз атрибутикасын кадерләп саклый, заставаларын яки КППларны да бервакытта да онытмый.

Хәрби комиссар Фәнис Закиров, районның батыр егетләрен истәлекле бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә актив катнашулары өчен Марсель Сабировка (Шәмәрдән), Айдар Галиевка, Әмин Миннегуловка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тантанада катнашучыларны «Чик сакчылары бердәмлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы район бүлеге рәисе урынбасары Әмин Миннегулов тәбрикләп, Сабада барлык төр гаскәрләр өчен уртак булган монумент булдыру буенча эш алып барылуы турында сөйләде.

«Чик сакчылары бердәмлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы карары белән Илсур Корбанов, Илдар Әхмәдиев, Рөстәм Фәтхриев, Назыйф Галимҗанов «Чик буе гаскәрләренә - 105 ел» медале, Алмаз Сафиуллин, Илнар Гарипов, Рәшит Мәннанов «Чик буе гаскәрләренә -105 ел» күкрәк билгесе, Әмин Миннегулов, Айдар Галиев «Ветераннар хәрәкәтендә активлык өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Чарада җитәкчеләре – тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илнур Хәйриев командалыгында Саба гимназиясе яшьармиячеләре дә катнашты һәм чик сакчылары колоннасының башында булды. Тантана интернационал бурычлырын үтәгәндә һәлак булган якташлары истәлегенә корылган монументка чәчәкләр салу белән дәвам итте. Биредә флагштокта чик сакчылары әләме дә күтәрелде.

Саба һәм Теләче районнарында хәзерге көндә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән 350гә якын ир-егет яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100