news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада Чжэцзян провинциясе делегациясе булган

Иштуганда кытай кухнясы өчен таякчыклар җитештереләчәк.

Сабада Чжэцзян провинциясе делегациясе булган
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 27 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районының Кытай провинцияләре белән икътисади багланыш элемтәләре ныгый бара. Сабада Чжэцзян провинциясе делегациясе булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кунакларны мәдәният хезмәткәрләре район чигендә ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар. Аннары ике арадагы сөйләшүләр район хакимиятендә дәвам итте. Район башлыгы Рәис Миңнеханов делегацияне Саба төбәге, аның икътисады, социаль хәле белән таныштырды.

Инвесторлар белән гамәлгә ашырылачак яңа проектлар турында сөйләде. Икътисадый багланышларның бер нәтиҗәсе буларак, Иштуганда кытай кухнясы өчен таякчыклар җитештерелә башлавы да әйтелде.

Моннан дүрт ел элек Хэбэй провинциясендәге компанияләр арасында сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешү төзелгән иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot