news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада чаңгы ярышында Әтнәдән абыйлы-энеле Мөхәммәтҗановлар җиңгән

Әтнә спортчылары Саба районына ачык ярышка барган.

Сабада чаңгы ярышында Әтнәдән абыйлы-энеле Мөхәммәтҗановлар җиңгән
atnya-rt.ru

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Татарстан районнарында чаңгы ярышлары уза. 3 гыйнвар көнне Балтачта чаңгыда узышу буенча ачык беренчелек, 4 гыйнвар көнне Саба беренчелегенә ачык ярыш узды. Әтнәдән абыйлы-энеле Мөхәммәтҗановлар җиңү яулап кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Ярышта чаңгы ярышына катнашырга теләүчеләр күп булган.

Әтнәдән Ислам Мөхәммәтҗанов — 1 урынга, абыйсы Булат Мөхәммәтҗанов 2 урынга лаек булды. Тренерлары мәктәптән тыш эшләр үзәге укытучысы Руслан Исмәгыйлев, диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot