Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада боз астыннан балык тоту ярышында җиңүчеләр ачыкланды
Судак номинациясендә җиңүче сабалы Марат Мәрданов 2500 сумлык ыслау җайланмасы белән бүләкләнде.
(Саба, 20 декабрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Хәниф Тимербаев). Берсут бистәсе янында урнашкан Чулман елгасында Саба балыкчылары үзләренең чираттагы бәйгесен – боз астыннан балык тоту буенча район беренчелеген үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бәйгедә катнашкан 82 балыкчы арасында Теләче, Кукмара районнарыннан килүчеләр булу да ярышның дәрәҗәсен үстерде.
Әмма көн дәверендә тоткан 300-400 граммлы балыклар биштән артмады. Ике номинациягә бүленеп үткәрелгән ярыш ахырына якынлашты. Балыкчылар берәм-берәм боз өстеннән чыгып, тоткан балыкларын бизмән белән үлчәп җиңүчеләрне ачыкладылар.
Судак номинациясендә җиңүче сабалы Марат Мәрданов 2500 сумлык ыслау җайланмасы белән бүләкләнде. Раиф Ибраһимовка – 2нче, Рамил Галимуллинга 3нче урын бирелде.
Берш номинациясе буенча шәмәрдәнле Раил Садыйковка тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны Юлбаттан Ирек Төхвәтуллин, Тенекидән Хәлим Габдрахманов яулады. Җиңүчеләргә иганәчеләр бүләкләреннән тыш, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды.
Иң өлкән һәм иң яшь балыкчылар да истәлек бүләге алдылар. Балыкчылар үзләре дә җавапсыз калмадылар: тоткан балыкларын инвалидлар ункөнлеге уңаеннан хәйрия итеп Лесхоз инвалидлар-картлар йортына тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз