news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада Бөек Ватан сугышы ветераны 103 яшьлек Хаҗиәхмәт Әлмиев вафат

Сабада Бөек Ватан сугышы ветераны 103 яшьлек Хаҗиәхмәт Әлмиев вафат
Фото: https://saby-rt.ru

Саба районы Төбәк авылында соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәт Әлмиев вафат булган. Районның иң өлкән кешесенә 103 яшь иде. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Хаҗиәхмәт Әлмиев сугыш башланганда армия сафларында була инде. Аны хәрби хезмәткә 1939 елның 8 октябрендә алалар. Байкал аръягында хезмәт итә. Илебез чикләрен Япония һөҗүменнән саклый. Ерак Көнчыгышта икенче фронт ачылмаячагы ачыклангач, аларның частен Көнбатышка озаталар.

Хаҗиәхмәт Әлмиев Сталинград өчен барган аяусыз сугышларда катнаша. Артиллериягә машина белән снарядлар ташый. 1943 елда бомба шартлап, көчле контузия ала. Җиңү залплары яңгыраганда Краснодарда була.

Сугыштан соң Хаҗиәхмәт Әлмиев хезмәт юлын Төрекмәнстанның Челекен шәһәрендә дәвам итә, шунда үз авылы кызы Миңнисаны очратып, гаилә коралар. 1952 елда туган авылы Төбәккә кайтып урнашалар һәм ул пенсия яшенә җиткәнче шофер булып эшли. Тормыш иптәше Миңниса үзенә 80 яшь тулган көнне бакыйлыкка күчкән. Хаҗиәхмәт ага гомеренең соңгы көннәренә кадәр килене Наилә тәрбиясендә яшәде.

Иртәгә, 17 декабрьдә, сәгать 10.00да Төбәк авылында мәрхүм белән хушлашалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100