Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада беренче тапкыр Хәләл фестиваль узды
Сабада беренче тапкыр Хәләл фестиваль узды. Чараны Саба мөхтәсибәте район хакимияте теләктәшлегендә уздырды. Бу хакта http://saby-rt.ru сайтында Илмира Галимуллина яза.
Фестивальнең рәсми ачылышында бәйрәм кунакларын ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов сәламләде.
Иртә баштан яшенләп, коеп яуган яңгыр да куркытмаган бәйрәм кунакларын. Балалар иҗат үзәге каршысы чын бәйрәм төсен алды, мәйданда яңгыраган милли көйләр, дини җырлар халыкны үзәккә дәште.
Бәйрәм чарасы Коръән сүрәләре һәм изге дога белән башланып китте. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунагы, оста вәгазьче Җәлил хәзрәт чыгышын хәләл төшенчәсенең асылын аңлатудан башлады.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән товарлар күбесенчә хатын-кызлар өчен иде. Кулдан эшләнгән алка, йөзек, мәрҗән, беләзек кебек бизәнгечләр белән берничә урында сәүдә иттеләр. Шулай ук хәләл косметика, гигиена товарлары яныннан да кеше өзелмәде. Халык аеруча бүлмә гөлләре, бакча үсемлекләре сатылучы урыннарда мәш килде.
«Өйдә үстергән гөлләрне алып килдем. Чәчәккә бөреләнгәннәрен килә-килешкә алып бетерделәр. Монстера, бегония, алоэ гөлләре һәм тагын берничә төрле декоратив үсемлекләр тәкъдим итәм. Гөлләр, чәчәкләр үстерергә яратам. Моннан тыш та шөгыльләрем күп. Буш вакытта заказга тортлар да пешерәм әле», - ди Сабадан биш бала анасы Ләйлә Авзалова.
Теләчедән Лилия Колупаева исеме һәвәскәр бакчачыларга күптән таныш. Лилия күбесенчә чәчәкләр, гөлләр үстерү белән шөгыльләнә, бүгенге көндә меңләгән төрлесе бар икән өендә. Ярминкәгә чәчәкләр генә түгел, җиләк-җимеш куаклары да алып килгән уңган күршебез.
Кием-салым, яулыклар, намаз күлмәкләре, балалар өчен туникалар да әкренләп үз ияләрен тапты. Татар орнаменты белән эшләнгән Кукмара носкилары матурлыгы белән генә түгел, яхшы сыйфаты белән дә җәлеп итте сатып алучыларны. Шәмәрдәннең «Саида» хәләл продукциясе яныннан да буш кул белән китәргә ашыкмадылар ярминкәгә килүчеләр. Тәмле печенье-прәннекләр салынган тартмалар күз алдында бушый барды.
Бер урында Сабадан Зилә Шакирова хатын-кызларга мөселманча яулык яптыру буенча мастер-класс күрсәтте, Шәмәрдәннән кул эшләре остасы Алсу ханым балалар өчен скрапбукинг серләренә өйрәтте. Халык сәүдә белән мәш килгәндә, янәшәдәге мәйданда балалар өчен хәрәкәтле уеннар, дини викториналар башланып китте. Чара мәчет биләмәсендә кайнар пылау ашау белән тәмамланды.
Фестиваль бик җанлы, күңелле үтте. Шулай да киләчәктә мондый чараларга хәләл кәсеп белән шөгыльләнүчеләрне тагын да күбрәк җәлеп итәсе иде, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз