news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада беренче тапкыр «Татарстанның бадминтон гаиләсе» турниры үткәрелде

Сабада беренче тапкыр «Татарстанның бадминтон гаиләсе» турниры үткәрелде
Фото: http://saby-rt.ru/

«Саба Арена»да беренче тапкыр «Татарстанның бадминтон гаиләсе» турниры узды. Ярышларда 17 команда көч сынашты. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Катнашучылар 3 төркемгә бүленде: А - көчле, В - урта әзерлекле уенчылар, С - яшь бадминтончылар.

Пьедесталга түбәндәге гаиләләр күтәрелде:

А төркемендә 1 урында - Зариповлар һәм Миңнегалиевлар; 2 урында - Шиһабиевлар; 3 урында - Баһмановлар, Галимуллиннар - Шагеевлар.

В төркеме 1 урында - Хантимеровлар - Нуруллиннар; 2 урында: Әхмәтшиннар - Сафиуллиннар; 3 урында - Идрисовлар, Мәүлетовлар.

С төркеме 1 урында Кәримовлар; 2 урында – Әхмәтшиннар; 3 урында- Рәхимовлар, Борһаннар.

«Барлык катнашучыларны матур уеннар өчен котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Балаларга чемпион булырга ярдәм итүче ата-аналарга рәхмәт!» – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100