news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада баш федераль инспектор гозерләре булганнарны кабул итте

Мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе дәүләт бүләкләре һәм блокадачы статусы бирелмәүгә борчылып килгән иде.

(Саба, 30 сентябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Фәридә Вилданова). Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Саба районы хакимиятендә гражданнарны кабул итте. Әлеге чарада шулай ук Татарстан прокуроры урынбасары Газинур Галимов, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин катнашты. “Саба таңнары” газетасы шул хакта язма тәкъдим итте.

Кабул ителүгә алдан ук ике райондашыбыз язылып, аларның берсе мәсьәләне журналистлардан башка гына карауны сорады. Сабадан Мансур Закиров гозерен хәтта күз яшьләрсез әйтә дә алмады. Бөек Ватан сугышы елларында гаиләләре белән Карелия-Фин СССРга күченеп китүләре сәбәпле, 6 яшьлек вакытта Ленинград блокадасында калулары, ул мәхшәрләрне кичеп тә бүгенгәчә блокадачы булып исәпләнмәвен әйтте. Төрле органнарга язып та, әлеге мәсьәлә бүгенгәчә хәл ителмәвенә ризасызлык белдерде. Шулай ук Россия Кораллы Көчләренең юбилей медальләренең барысы да тапшырылмау мәсьәләсен ачыклауны сорады. Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Мансур Закировның гозерен игътибар белән тыңлап, әлеге сорауларның җитдилегенә игътибар итте. «Блокадачы булып исәпләнер өчен элек сез торган территория чикләрен өйрәнергә кирәк. Алар дөрестән дә блокада чикләренә кергәнме икәнлеген төгәл ачыклау мөһим. Әгәр алар яшәгән урын блокада чикләренә кермәсә, архивларда күпме генә эзләсәң дә файда бирмәячәк. Әлбәттә, без бу сорауны өйрәнәчәкбез», - дип вәгъдәләде баш инспектор.

Шулай ук Закировның икенче соравының да гади булмавын әйтте. «Төрле дәүләт бүләкләре, медальләр Указ нигезендә бирелә, аларның төп нөсхәләре архивларда озак еллар буена саклана. Ә юбилей медальләрен тапшыру тәртибе башкача. Алар архивларда оазк сакланмыйлар, ул бары тик медальнең таныклыгы белән генә раслана. Юбилей уңаеннан булдырылган медальләр инде гамәлдә юк, башкача чыгарылмаган. Шуның өстенә, инде күп еллар узган. Әлбәттә, республика военкоматы аша без бу сорауны ачыкларга тырышачакбыз», - дип җаваплады баш федераль инспектор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100