news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада Балалар театр фестивале гран-приен Минзәлә укучылары алды

Сабада Балалар театр фестивале гран-приен Минзәлә укучылары алды
Фото: http://saby-rt.ru/

Сабада XI Республикакүләм Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы узды. Ул балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан үткәрелде. Бу хакта http://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

7 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелде. Конкурста катнашу өчен 61 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 10 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады.

Конкурсантларга Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Олег Фазылҗанов һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Гүзәл Гөлвердиева бәя бирде.

Алар үз чиратларында конкурсантларга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үттеләр.

Җиңүчеләр исемлеген монда карарга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100