news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада балалар арасында өстәл теннисы буенча төркем беренчелеге узды

12 декабрь көнне «САБА АРЕНА»да өстәл теннисы буенча төркем беренчелеге узды, дип хәбәр итә «Саба таңнары».

Тренерлар әйтүенә карараганда, балалар бик яхшы техника һәм уен күрсәткән. Ярышлар атмосферасы барысын да, уен техникасын тагын да камилләштерергә һәм яңа җиңүләргә омтылырга рухландырды. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

1 урын – Иделия Сафина,Самира Әһлиуллина,Гадел Галиев,Булат Галимҗанов, Нурлан Әһлиуллин.

2 урын - Алиана Әхмәтҗанова,Камилә Әхмәтова,Илфар Тимергалиев,Илдан Зарипов, Ясминә Тимергалиева.

3 урын – Руфинә Тимергалиева,Аида Габдрахманова,Сәлим Исмәгыйлев, Ильяр Мусаверов, Алия Рафикова, Илида Габдрахманова.

Яшь спортчыларыбызга алга таба да уңышлар телибез! – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot