news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада «Бал туе» узды

Сабада «Бал туе» узды
saby-rt.ru

Саба районына «Бал туе»на Татарстан районнары белән беррәттән, Россиянең төрле төбәкләреннән тәҗрибәле умартачылар да, кортчылык тармагында әле эш башлап кына килүче яшь һөнәр ияләре дә җыйналган иде. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза. 

Бәйрәм ярминкәсендә балның төрле төрләре һәм балдан әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы белгечләре җитәкчелегендәге жюрига 11 умартачы 22 төрле бал һәм 9 төрле бал эчемлеге тәкъдим итеп, җыйналган баллар нигезендә «Иң тәмле бал» җитештерүчене билгеләделәр.

Умартачылык тармагы белгече Фәнил Сираҗиев әйтүенчә, бүген районда якынча 400 умартачы, 8200 умарта гаиләсе бар. Иң күп умарта саны Саба шәһәре, Тимершык һәм Олы Нырты авыл җирлекләрендә теркәлгән.

«Бүгенге чараны умартачыларның һөнәри бәйрәмнәре дип атасак, дөрес була торгандыр. Быелгы уңышка килгәндә, әле бал тулаем суыртылып бетмәде. Товар балы җитештерү күрсәткече 220-240 тонна чамасы булыр дип уйлыйбыз», – диде Фәнил Сираҗиев.

«Бал туе»нда әлеге тармакта эшләгән ветеран-умартачылар Олы Арташтан Кәүсәрия Бариева, Килдебәк авылыннан Нәкыйп Латыйпов хөрмәтләнделәр. Район буенча бал җитештерүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, 1урын яулаган «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесе умартачысы Марат Хафизов Күчмә кубокка ия булды.

Бәйрәмдә катнашучыларга балның төрле төрләреннән татып карау белән бергә, иң тәмле «Медовик» тортын да авыз итәргә мөмкин булды. Шекше авылыннан Гөлия Гатиятова, Гүзәл Хәйретдинова, Зәлинә Зәйнәгыева, Кукмара районыннан Лилия Әхтәмҗанова бик матур тортлар пешереп алып килгәннәр иде.

«Иң тәмле юкә балы» номинациясендә Шекшедән Раушан Гатиятов, «Иң яхшы бал эчемлеге» хуҗасы булып Мичәннән Равил Шәйдуллин, иң оста рам кагучы ярышында беренчелекне Арчадан Айрат Мөхәммәдиев яулады, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot