news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 70 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

Быел республика күләмендә «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе гамәлгә ашырылганга 17 ел тулды. Узган шимбәдә Саба районының Балалар иҗат үзәгендә аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 70 укучы һәм аларның әти-әниләре хәйрия акциясенә җыелды. Хәйриячеләр ярдәме белән шатлыклы мизгелләр кичергән балаларның 20се – 1сыйныфка баручылар. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Чарада катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов та иң элек әти-әниләрне, балаларны тәбрикләп, әлеге изге эшкә кушылган оешма-предприя­тие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Тормыш шундый: бөтен кешенең дә табышы берүк төрле түгел. Әмма яшь буынның моңа гаебе юк. Үз табышын башкалар белән бүлешкән җитәкчеләргә, иганәчеләргә бик зур рәхмәт. Башкаларга ярдәм кулы сузу – иң игелекле гамәлләрнең берсе. Бу үзенчә бер тәрбия алымы да. Мөмкинлегеңнән чыгып кемгәдер ярдәм итүне балалар кечкенәдән күреп үсә. Шуңа да әлеге акциянең кыйммәте елдан-ел арта», – диде Рәис Миңнеханов.

«Дәүләтебезнең зур байлыгы – ул балалар. Сабыйлар туса, илебезнең киләчәге бар. Әти-әниләргә балаларны дөньяга китергән өчен бик зур рәхмәт. Мохтаҗ булган балаларыбызга ярдәм итү – киләчәгебезне ныгыту дигән сүз. Яхшы биналарда укыту, көндәлек тормышларында уңайлылыклар булдыру – аларның алдагы киләчәге өчен бик мөһим», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot