Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабада аз керемле гаиләләр өчен хәйрия акциясе үткәрелгән
Рәис Миңнеханов I-VI сыйныфларда укучыларга уку әсбаплары тутырылган мәктәп сумкалары бүләк итте
(Саба, 18 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Узган шимбәдә Саба аграр көллиятенең актлар залына 1 сыйныфка баручылар, сәламәтлекләре чикле, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче II-XI сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясенә җыелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Чарада катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов та иң элек әлеге изге эшкә кушылган оешма-предприятие җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
"Әлеге игелеклелек чарасы районыбызда 13 тапкыр уза. Мохтаҗ булган балаларыбызга ярдәм итү – киләчәгебезне ныгыту дигән сүз. Балаларны яхшы биналарда укыту, көндәлек тормышларында уңайлылыклар булдыру – аларның алдагы киләчәге өчен бик мөһим. Бу акция игелекне генә түгел, бердәмлекне дә күрсәтә. Табышларын мохтаҗлар белән бүлешкән хәйриячеләргә зур рәхмәт", – диде Рәис Миңнеханов.
Хәйриячеләр ярдәме белән барлыгы 98 бала шатлыклы мизгелләр кичерде. Рәис Миңнеханов I-VI сыйныфларда укучыларга уку әсбаплары тутырылган мәктәп сумкалары бүләк итте, VII-XI сыйныфларга оешма-предприятие җитәкчеләре мәктәп кирәк-яракларына акчалата бүләк тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз