Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабада авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап, кышкы саклауга урнаштыралар
Районда авыл хуҗалыгы трактор-машиналарын 1 февральгә ремонтлап бетерүне күздә тоталар.
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары, Зәмири Сәмигуллина”). Хуҗалыкларда көзен һәр техниканы кыр эшләреннән бушаган берсен, юып-чистартып, машина-трактор пар¬кындагы тиешле урыннарга урнаштырып куйдылар һәм ремонт эшләрен башлап җибәрделәр, дип хәбәр итә "Саба таңнары".
Район хуҗалыкларында бүгенге көндә 3561 берәмлек тырма бар, аның барысы да төзекләндерү таләп итә, 20 ноябрьгә 28 проценты ремонтланган. Төзекләндерергә кирәкле 130 чәчкечнең 45е, 9 чәчү комплексының – 1се, 24 катнаш агрегатның – 3се, 119 культиваторның 39ы төзекләндерелгән. Төзекләндерү эшләрен “Симет” җәмгыяте инде төгәлләргә дә өлгергән. Шулай ук “Курсабаш” хуҗалыгында да шушы көннәрдә эш төгәлләнү алдында.
“Шытсу” җәмгыятендә дә көннәр җылы торганда, техника ремонтының сыйфатлырак та, арзангарак та төшүен белеп эшлиләр. Кышкы салкында эшли торган бинаны җылыту өчен генә дә күпме ягулык кирәк булыр иде. Запас частьларга бәяләр дә артып торганда техниканы хәзердән барлап, ремонтлап куйсаң күпме акча янга кала дигән сүз. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр барысын да алдан исәпләп куя.
Өстәвенә, авыл хуҗалыгы техникасын дөрес саклау аны куллану срогын озайта һәм техниканы тотуга чыгымнарны киметә, барлык эксплуатацияләү чорына машиналарның эшкә яраклылыгын саклап калырга ярдәм итә. Хуҗалык җитәкчесе Флорид Гайнуллин әйтүенчә, 20 декабрьгә тырма, культиватор, чәчкеч ремонтын төгәлләргә исәплиләр. 4 культиваторның өчесе, 9 чәчкечнең 3есе инде төзекләндереп куелган.
–Төп игътибарны эшнең сыйфатына бирәбез. Барлыгы 308 тырма бар, катлаулылыгына карап, бер көнгә 6-10 тырма төзекләндерергә була. Һәр төр агрегатны ремонтлаганда да, яз-көз шул агрегат белән эшлисе механизаторлар үзләре катнаша. Төзекләндергәннән соң махсус комиссия кабул итеп ала. Комиссиядә инженер, агроном, бригадир, мастерской мөдире һәм техникада яки агрегат белән үзе эшлисе механизатор бар, – ди хуҗалык җитәкчесе.
Мастерскойның бер бүлмәсендә дүрт ир-егет тыныч кына, тырма тешләрен үткенли. Тәлгать Якупов, Газинур Юнысов, Флүр Гомәров сүтеп алган тырма тешләрен ИлфатИдрисов кайнар учакта кыздырып, тимер чүкеч белән таптап тора. Ул арада мастерской мөдире Әнәс Хәбибрахманов тешләрнең тигез куелышын үлчәп, егетләрнең эшенә бәя биреп ала. Зөлфәт Дәүләтшин да быел үзе печән төргәкләгән агрегатны җыю белән мәшгуль. Күчәр һәм валлар, шестерняларның һәркайсын сүтеп, майлап, яңарталар. Шул рәвешле алдан чарасын күрмәгәндә кыр эшләре барышында сыйфатка өметләнү мөмкин дә түгел. Утын белән ягып җылыта торган бинада культиватор ремонты бара. Авыл кешесе җир өстен кар каплагач та, тынычлап кул кушырып утырмый. Авыл хуҗалыгы трактор-машиналарын 1 февральгә ремонтлап бетерүне күздә тоталар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз