news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләделәр

Уртак тырышлык белән һәр гектардан уртача 28,1 центнер уңыш җыйнап алынган, тулаем җыем 71716 тонна булган.

(Саба, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары",Фәнил Мәүлетов). Узган атнада Сабада 2018 ел уңышын җыйнауда эшләгән комбайнчылар, механизаторлар, ашлык, терлек азыгы ташучылар көтеп алган бәйрәм – игенчелек тармагы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Бу турыда район газетасы яза.

Мәдәният йортында икмәк язмышын хәл иткән 300дән артык кыр батыры алкышланды. Гомерләрен иген үстерүгә багышлаган ветераннарга урын түрдән бирелде.

Игенчеләрне хезмәтләренең нәтиҗәләре белән таныштырган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгышыннан күренгәнчә, район механизаторлары уракны 8 сентябрьгә республикада беренчеләрдән булып төгәлләгәннәр.

Уртак тырышлык белән һәр гектардан уртача 28,1 центнер уңыш җыйнап алынган, тулаем җыем 71716 тонна булган.

"Уңыш бәйрәме"ндә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов алдынгыларга министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды.

Котлауларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов дәвам итте. Сәхнәгә 100дән артык игенче, хезмәт ветераннары чакырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot