news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада "Автобабай" конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Җиңүче Өлкәннәр көнендә Казанда Саба данын яклаячак.

Сабада "Автобабай" конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
saby-rt.ru/

(Саба, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган атнада Сабада 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге машина йөртүчеләр арасында "Автобабай-2019" конкурсы үткәрелде. Бу турыда район басмасы яза.

Бәйге тарихында булмаган хәл – ярышта катнашырга 15 кеше килгән иде. Аларның күбесе озак еллар шофер булып эшләгән ветераннар. Араларында иң өлкәннәре 81 яшьлек Фатих абый Фәтхерахманов белән 1941 елгы Гафур ага Галиев, ул көнне машинада йөрмәсәләр дә, компьютер артына утырып, үзләрен юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә сынап карадылар.

Катнашучыларның барысына да дипломнар һәм ароматизатор белән шоферлар телендә "незамерзайка" дип йөртелгән тәрәзә югыч бирелде. Беренче бишлеккә керүчеләр "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең кыйммәтле бүләкләрен алды. Ә призерларга конкурс тарихында беренче тапкыр махсус Кубоклар да тапшырылды.

Болай булгач, "Автобабай" бәйгесенә килүчеләр елдан-ел артыр дип өметләник. Әнә быел гына алтынчы дистәне ваклый башлаган Наил Исмәгыйлов беренче тапкыр катнашты да һәм 2нче урынны да алды.

Соңыннан байтак еллар автобабай булган, быел да титулын саклап калган Хәниф Хаҗиевка барысы да республика күләмендә ярышларда уңышлар теләде. Ул Саба данын Өлкәннәр көнендә Казанда яклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100