news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада "Автобабай" бәйгесендә җиңүче билгеле булды

Хәниф Хаҗиевка 20 билетны чишү өчен бер минут чамасы вакыт җитте.

(Саба, 21 сентябрь,  "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада Сабада 60тан узганнар арасында 6нчы тапкыр машина йөртү осталыгы бәйгесе оештырылды. Халык телендә бу ярышны "Автобабай" дип атап йөртәләр, әмма анда "Автоәбиләр" дә катнаша ала. Шуңа да карамастан, быел бәйгегә 4 кенә кеше килгән ид, дип яза җирле басма.

Быел бәйгегә яңгыр да бераз комачаулык тудырды, фишкаларны җил очырды. Шулай да ЮХИДИ район бүлекчәсенең өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесе территориаль идарәсе профилактика бүлегенең Саба бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова тырышлыгы белән әзерләнгән ярыш узды һәм җиңүче билгеле. Ул – Олы Шыңар авыл җирлегеннән былтыргы "Автобабай" Хәниф Хаҗиев. Мәктәптә укучыларны күп еллар "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләсеңме?" конкурсына әзерләгән технология укытучысы Хәниф Хаҗиевка 20 билетны чишү өчен бер минут чамасы вакыт җитте. Аңа бәйге истәлеге итеп компрессор тапшырылды. Икенче призер да үзгәрмәде. Яңа Мичәннән килгән Рамил Мостафин видеорегистраторлы булды. Өченче урынны Сабадан Габид Котдусов алды.

"Автобабай"ның республика финалы 2 октябрьдә үткәрелә. Район данын яклаячак Хәниф Хаҗиев узган елны ялгышлардан сабак алган инде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан биргәндә телефоны шалтыраганы өчен (сүндерәсе булган), штраф вакыты өстәгәннәр үзенә. Шушы үкенечле хәл аны берничә урынга түбәнгә төшергән. "Республика бәйгесенең фигуралы йөргәндә бокслары (гараж) бик тар, машина көзгесе эләгер-эләкмәслек кенә, миллиметрлар да хәл итә. Шуңа күрә машина йөртү буенча  күнегүләр үтәргә кирәк",– ди Хәниф Хаҗиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot