news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ата-аналар иминлек өчен» беренче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

«Ата-аналар иминлек өчен» беренче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Фото: saby-rt.ru

Саба аграр көллияте бинасында «Ата-аналар иминлек өчен» беренче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чара беренче тапкыр үткәрелде һәм балаларда юлларда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру, ата-аналарның үз-үзләрен тоту культурасын үстерүгә ярдәм итү, иминлек өлкәсендә ата-аналарның инициативаларын стимуллаштыру, гаиләнең һәм мәктәпнең иң яхшы хезмәттәшлек тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру бурычлары куелды. Ел буе башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү өчен уеннар һәм мәйданчыклар проектларын эшләделәр. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Призерларны мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов, Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры урынбасары Светлана Бикчәнтәева, Фәннәр академиясенең тормыш иминлеге фәнни үзәгенең фәнни-мәгариф бүлеге башлыгы Регина Хөсәенова бүләкләде. Иэ элек Актаныш районы ата-аналары үзләренең һәркемгә үрнәк булырлык матур чыгышлары белән залны җанландырды.

«Кадерле балалар, хөрмәтле өлкәннәр, сезнең бу бәйгедә катнашуыгыз — ул гади ярыш кына түгел, ә юлларда тәртип культурасын формалаштыруга мөһим адым. Иминлек ышанычтан, үзара аңлашудан, дөрес аралашудан башлана. Бу юлларда гына түгел. Чынлыкта юллардагы иминлек кешенең аңында башлана, бу — иминлек культурасы. Әлбәттә, юл хәрәкәте иминлеге темасында мондый актив адым ясалу бик мөһим», – дип сөйләде Тимур Сөләйманов.

Конкурста җиңүчене Актаныш районының 2нче мәктәбе (I-II сыйныфлар) һәм Лаеш гимназиясе (III-IV сыйныфлар) укучылары, әти-әниләре яулады. Икенче дәрәҗәдәге диплом белән Саба гимназиясе (I-II сыйныфлар) һәм Казан күппрофильле «Перспектива» лицее (I-II сыйныфлар) командалары бүләкләнде. Өченче урыннар Казанның 133 нче «Гаилә» күппрофильле лицееның 1 нче һәм Актаныш районы Пучы мәктәбенең 4 нче сыйныфы укучыларына бирелде. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Кара диңгездәге сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар, конкурс партнерларыннан кыйммәтле призлар (1 нче урынга –130 мең, 2 нчегә -170 мең, 3 нче урынга – 200 мең) алдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot