Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада алдынгы полиция хезмәткәрләре бүләкләнде
Сабада алдынгы полиция хезмәткәрләре бүләкләнде
(Саба, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Полициянең һөнәри бәйрәме уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә тантаналы чара үткәрелде. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарны район башлыгы Рәис Миңнеханов, бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов тәбрикләде. Районның хокук сакчыларына министр, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохоринның котлавы җиткерелде.
Иң күңеллесе һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан начальник исеменә кыен тормыш вәзгыятендә полициянең ярдәмен күргән кешеләрдән алынган рәхмәт хатлары белән коллективны таныштыру булды. Димәк, халык аларга ышана, ихтирам итә, иминлек гаранты итеп карый.
Тантанада бер төркем хезмәткәрләргә дәрәҗәле исемнәр, медальләр, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз