news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

Саба районы авыл җирлекләрендә башкарылган эшләр буенча хисап тоттылар һәм 2018 елга билгеләнгән бурычлар билгеләнде.

 (Саба, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә үткәрелгән хисап җыелышына быел коммуналь хуҗалык хезмәт күрсәткән авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде. Җирле үзидарәләр җитәкчеләре белән хәбәрдарлык һәм үзара элемтә халыкның көнкүреше белән нык бәйле тармакта эш оештыруда аеруча мөһим. Хисап чорында кайсы авыл җирлегендә нинди эшләр башкарылуын һәм 2018 елга билгеләнгән бурычларны предприятие директоры Илнур Хәбибуллин үзенең чыгышында тулы яктыртты. Һәр тармакта аерым тукталып, хәл итәсе проблемаларны да күрсәтте.

Әйтик, кулланучыларны су белән тәэмин итүдә былтыр коммуналь хуҗалык үзе хезмәт күрсәткән авыл җирлекләрендә һәм Сабада күп эш башкарып, трассада килеп чыккан төзексезлекләр (барысы 53 авария) вакытында бетерелгән. Су югалтуларны бетерү (жәй айларында 40-⁠60 процентка житә) максатында контролерлар һәрдаим тикшерү үткәргән, срогы чыккан һәм ватык хисаплагычлар алыштыру өчен кисәтү хаты бирелгән. Быел предприятие Елыш авылына каптаж эшләп, кулланучыларга су бирүне чишмәдән тоташтыруны, Оет, Мамалайда суны кушу-⁠аеру системасын яңартуны, авылларда иске су колонкаларын алып бетерүне, Сабада күп балалы гаиләләргә йорт урыны бирелгән урамнарга су кертеп бетерүне планлаштыра. Иң мөһиме, халыкны ел әйләнә өзеклексез сыйфатлы су белән тәэмин итү.

Җирлекләргә хезмәт күрсәтү белән бәйле тагын бер тармак – каты көнкүреш калдыклары чыгаруда финанс күрсәткечләре уңай һәм үзгәрешләр булса да, директор эштән канәгать түгеллеген белдерде. Быел, авылларда лицензиясез чүп түгү урыннары ябылу сәбәпле, предприятие халыктан каралты-кура сүткәндә барлыкка килгән төзелеш калдыкларын гаризалар нигездә Саба полигонына “Камаз-манипулятор” белән чыгаруны планлаштыра. Әмма техника бәрәңге сабаклары, ботак-сатак өчен түгел. Алары белән нишләргә? Җыелышта катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов бу мәсьәләнең уңай чишелеше булачагын белдерде.

Предприятиенең чистарту корылмалары тармагы эшчәнлеге анализланганда канализация үткәрелгән, асфальтны ватасы булмаган урамнарда барлык йортларны шушы челтәргә тоташтыру бурычын куйды. Фикер алышуларга күчеп, район башлыгы “Авыл җирлекләренең коммуналь хуҗалыкларга нинди дәгъвалары бар?”– дигәч, Нияз Заһидуллин (Килдебәк) торак пунктларга чүп ташу техникасын һәр айның бер үк көннәренә туры килгән график белән чыгаруга кагылышлы сорау бирде. Мисалга, Килдебәккә техника февральнең 10ысында һәм 20сендә икән, март-декабрьнең дә шул ук көннәрендә. Җыелышта чистарту корылмаларына хезмәт күрсәтүгә махсус эш кораллары белән йөрү өчен машина сораган слесарь Фәрит Ярмөхәммәтовтан да ныграк куанган кеше булмагандыр. Рәис Нургали улы бу үтенечне уңай хәл итәргә ышандырды.
Җыелыш ахырында алдынгыларга Грамоталар тапшырылды.

2017 елда Сабаның Титов, Гали Закиров урамнарына 459 метр тротуар җәелде, Тукай урамында машина кую урынында 92152 сумлык төзекләндерү эше башкарылды. Тротуарлардан, урамнардан 20869 кубометр кар чыгарылды. Кулланучыларның 2018 елның 1 февраленә коммуналь хезмәтләр өчен 369073 сум түләнмәгән бурычы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100