news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада аерым фәннәрне өйрәнү мәктәбе-интернатында соңгы кыңгырау чыңлады

Мәктәп 2018-2019 уку елын районда олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча абсолют лидер булып тәмамлады.

Сабада аерым фәннәрне өйрәнү мәктәбе-интернатында соңгы кыңгырау чыңлады
Фәнил Мәүлетов

(Саба,  25 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Сабаның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернатында соңгы кыңгырау унберенчене тәмамлаган 7 егет һәм 7 кыз өчен чыңлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аларны тормыш юлларындагы иң истәлекле көн белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Гөлнар Шәфыйкова котлады.

Имтиханнарны гел “5”легә биреп, укуларын дәвам дәвам итүләрен, катлаулы тормыш юлларында югалып калмауларын теләделәр. Бәйрәм чарасына җыелган барлык укучылар, әти-әниләрнең дә бердәй дулкынланган мизгелләре иде ул.

Мәктәп 2018-2019 уку елын районда олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча абсолют лидер булып тәмамлады. “Одаренка” – олимпиада хәрәкәтен үстерүгә республика да зур өлеш керткән бердәнбер авыл район мәктәбе булып танылып Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

“Калганнары барысы шәһәр мәктәпләре. Бу сезнең уңыш хөрмәтле укучылар һәм укытучылар, моныңөчен барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм. Бүген сәләтле балалар мәктәбенең ундүрт розасы чәчәк атты", – диде мәктәп-интернат директоры Валентина Кәримуллина һәм коллективны котлады. 

Соңыннан егетләр һәм кызлар тантанада катнашучыларга саубуллашу вальсы бүләк иттеләр, һавага тынычлык кошлары – ак күгәрченнәр очырдылар. Саба районында унберенче сыйныфны 144 укучы тәмамлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100