news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада Әбрар Кәримуллинның 100 еллыгы уңаеннан республикакүләм конференция узды

Сабада Әбрар Кәримуллинның 100 еллыгы уңаеннан республикакүләм конференция узды
Фото: ТР Язучылар берлеге

28 май көнне Саба үзәк китапханәсендә күренекле татар галиме Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Республикакүләм «Без тарихта эзлебез…» иҗади-эзләнү конференциясе үтте. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Әбрар Кәримуллин – галим, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты, академик.

Әлеге чарада Рабит Батулла, Марсель Галиев, Фоат Галимуллин, Газинур Морат, Рамил Мирзаһитов, Ирек Һадиев, Дания Нәгыйм, Айсылу Мансурова, Гөләйрәм Зимагорова, Илмира Гыймаева, Сөембикә Кашапова, Рәсимә Галиева катнашты. Кунаклар иң элек Әбрар Кәримуллин исемен йөртүче китапханә, аның эшчәнлеге, Тукай паркы белән танышты.

Конференциядә катнашучылар ике юнәлештә чыгыш ясады. «Батырлар бит үлми, мәңге яши, Иле, теле, халкы барында» юнәлешендә Бөек Ватан сугышында катнашкан танылган ир-ат якташларыбыз батырлыгы турында сөйләнде. Балык бистәсе, Арча, Балтач, Зәй районнарыннан катнашучылар бар иде.

Икенче юнәлеш «Милләтемнең югалмас хәзинәсе». Китапханәләр тарихы, халык күңелендә тирән эз калдырган китапханәчеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге яктыртылды. Әлеге юнәлештә 11 эш каралды. Чыгышларга нәтиҗә ясап, жюри җиңүчеләргә диплом, акчалата бүләк тапшырды.

«Нинди генә дәрәҗәләргә, биеклекләргә ирешсә дә, Әбрар Кәримуллин һәрвакыт Сабаныкы булып калды, туган җирен яратып, сагынып яшәде. Ул васыяте буенча туган авылы Чәбия -Чүрчидә җирләнде», – ди щлеге конференцияне оештыручылар.

Кунаклар Әбрар Кәримуллинның каберенә чәчәкләр салдылар, аның исемен мәңгеләштерү буенча Сабада зур эш алып барылуын билгеләп үттеләр, районыбыз җитәкчелегенә рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot