news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада Әбрар Кәримуллин исемендәге VII республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды

Сабада Әбрар Кәримуллин исемендәге VII республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды
"Саба таңнары"

Саба гимназиясе базасында күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесe, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әбрар Кәримуллин исемендәге VII республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Ул бай мирасын өйрәнү, саклау максатыннан, укучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Әлеге конференция республика күләмендә 2012 елдан башлап уздырыла. 2013 елдан ике елга бер тапкыр була. Аңарчы озак еллар Саба гимназиясе базасында район күләмендә үткәрелеп килде. Конференция кысаларында икенче турга узган йөздән артык эш тыңланды. Алар «Әбрар Кәримуллинның мәдәни мирасы», «Татар филологиясе», «Инглиз теле», «Рус теле һәм әдәбияты» һәм «Тарих» секцияләрендә чыгыш ясады.

Эшләрне бәяләүдә Казан федераль университеты галимнәре Раушания Нурмөхәммәтова, Ольга Чупрякова, Наталья Коноплева, шулай ук, Саба районы мәгариф идарәсе методистлары һәм районның югары категорияле укытучылары катнашты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100