Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада 650гә якын бала өчен ифтар үткәрелде

Рамазан аеның 24нче көнендә Байлар Сабасы бистәсендә урта мәктәп базасында 650гә якын ураза тотучы бала өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зур масштаблы авыз ачтыру елдагыча район җитәкчелеге, Саба мөхтәсибәте тарафыннан иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым затларның сәдака акчаларына оештырылды. Рамазан аенда ураза тотучы яшүсмерләргә һәм яшьләргә вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде. 650гә якын бала вәгазь тынлады, викторинада катнашты, намаз укыды, бергәләп авыз ачты.
Ураза тотучы яшүсмерләрне кунак итү ифтарларын киләсе елларда да дәвам итү көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз