Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада 50 һәм 60 ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләделәр
Сабада 50 һәм 60 ел бергә гомер иткән алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәмдә төп игътибар алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүчеләргә бирелде, юбилярларга иң матур, җылы теләкләр әйтелде. Кичәне алып баручылар катлаулы да, сокландыргыч та булган тормыш юлларын бәян итте, ихтирам-хөрмәт хисләрен җиткерде, районыбыз үзешчәннәре юбилярларның күңеленә хуш килерлек җырларны башкарды.
Өлкәннәрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов котлады. Мөхтәрәм затларга тәбрикләү сүзләрен Республика салым инспекциясенең җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, шәхси эшмәкәр Нияз Аитов җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз