news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада 2323 төп агач, 485 төп куак утыртылган

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы республикада гадәткә кергән “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясенә йомгак ясаган.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ").Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы республикада гадәткә кергән “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясенә йомгак ясады, дип хәбәр итә "Саба таңнары" газетасы.

Район халкы акциядә активлык күрсәтте. Уртак көч белән 2323 төп агач, 485 төп куак утыртылды. Районның “яшел хәзинә” хуҗалары шулай ук “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә катнашып, 120 кубометр чүп чыгардылар, 7 чишмә төзекләндерделәр, 7 урынга табигатьне сакларга чакырган аншлаг куелды. Өмәләрдә 270тән артык урманчы катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot