Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада 100 яшьлек әбинең күзенә уникаль операция ясаганнар
Операциягә үзәкнең баш табибы, югары категорияле хирург-офтальмолог, медицина фәннәре кандидаты Александр Расческов алынды.
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Саба районының Оет авылында яшәүче иң өлкән кешесе 100 яшьлек Хәкимә әби Закировага Шәмәрдәндә урнашкан районара күз хирургиясе үзәгендә операция ясалды. Бушлай операция ясау мәсьәләсен район башлыгы Рәис Миңнеханов хәл иткән, дип яза “Саба таңнары” газетасы.
Әбигә иң элек җентекле диагностика ясалып, табиблар операциянең өметле булачагына ышандырдылар. «Уң күзенең нервлары үлгән, анысында өмет юк, икенчесе яктылыкны сизә, операциядән соң күрәчәк»,- диде табиб-офтальмолог Наил Гайнуллин.
Операциягә үзәкнең баш табибы, югары категорияле хирург-офтальмолог, медицина фәннәре кандидаты Александр Расческов алынды. «Безнең моңа кадәр иң өлкән пациентыбыз 104 яшьлек әби иде, аныкы да уңышлы үтте. Тирә-юньдәгеләр белән тавыш белән генә аралашып яшәргә мәҗбүр булган кешеләрнең күзе ачылганнан соң туган кичерешләрен аңлатып бетереп булмый. Курыкмаска, вакытны сузмыйча бирегә килергә кирәк. Операция иртәрәк ясалган саен уңышлырак була. Әбигә дә караңгыда узылган гомерен күптән якты төсләр белән бизәргә мөмкин булыр иде», – ди тәҗрибәле табиб.

«Элегрәк мондый җитди авыруларга «Сукыраю» диагнозы куелып, операция бөтенләй ясалмый иде. Аннан Мәскәү шәһәрендә генә башкарылды. Бүгенге яңа технологияләр безнең үзәктә дә ясау мөмкинлеге биреп, бүгенге операция югары дәрәҗәдә уңышлы узды. Әбинең диагнозы бик җитди: 5нче дәрәҗәдәге азган катаракта һәм башка төрле күз авырулары тайпылышлары. Пациентның яше зур булу сәбәпле, күзнең челтәр катлавы нык картайган, катыланган. Үзенең күзенең челтәр катлавы алынып, ясалма катлау куелды. Бүген үк тулысынча күрү мөмкин булмаячак, чөнки операциядән соңгы процесс бара, иртәгәдән акрынлап күзләре ачылачак», – диде Александр Расческов.
Икенче көнне Хәкимә әби табибларга кабат күренергә килеп, бәйләвечләрен алдырды, әйберләрне күрә башлавы турында әйтеп шатландырды. Үзен зурлаган республика, район җитәкчеләренә, табибларга зур рәхмәтен белдерде, эшләрендә уңышлар теләде диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз