news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба үзәгендә җәйләү быел 16 нчы тапкыр оештырыла

Җәйләүдә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре, КФУ студентлары 70 ләп балага Ислам кануннарын, Пәйгамбәрләр тарихларын өйрәтә.

Саба үзәгендә җәйләү быел 16 нчы тапкыр оештырыла
Илмира Галимуллина

(Саба, 14 июль,"Татар-информ", "Саба таңнары", Илмира Галимуллина). Бу көннәрдә Саба урамнарында түбәтәйле малайларны, мөселманча килешле итеп яулык япкан кызчыкларны еш очратырга мөмкин. Бигрәк тә иртәнге якларда. Мәчеттә оештырылган җәйләүгә барышлары, дип яза җирле басма. 

Саба үзәгендә җәйләү быел 16нчы тапкыр оештырыла. Аны үткәрү елдан ел камилләшә, йөрүчеләр саны да арта. Кайчандыр шушы җәйләүдә шөгыльләнгән балалар арасында инде үзләре дә әти-әни булучылар бар. Кайберләре мәктәпне тәмамлагач, белем алуларын дини уку йортларында дәвам итеп, җәйге чорда мәчеткә ярдәм итәргә кайталар.

Быел да мәсәлән, җәйләүдә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре, КФУ студентлары бар. Алар 70 ләп балага Ислам кануннарын, Пәйгамбәрләр тарихларын өйрәтә. Коръән өйрәнү, әдәп-әхлак сәгатьләре белән беррәттән, интеллектуаль уеннар, мастер-ласслар үткәрелә, спорт күнегүләре дә онытылмый. Кызыклы тәрбия чарасын да уйлап тапканнар шәкертләр.

«Һәр көнне баланың тәртибену чарасы», -ди остазлары Алмаз Галимҗанов. Җәйләүгә килүчеләр өчен өйлә намазына кадәр хәләл кафеда кайнар ризык әзерләнә. Башка еллардан аермалы буларак, ә өйрәткәннәрне ничек үзләштерүенә карап, «Савап» дигән билетлар таратыла. Савапны күп итеп җыючыларга бүләкләр дә хәстәрләнгән. Бу, үзенә күрә бер кызыксындыру чарасы булып тора. Мәчеттә шөгыльләнү быел өйләдән соң да дәвам итә, шимбә, ял көннәрендә дә дәресләр оештырыла.

Җәйләү әле 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Чыгарылыш көнне мәчеттә зур бәйрәм чарасы үткәрергә планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot