news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары юлларында үлүчеләр бар

Мартның 4 көнендә республика юлларында кешеләргә каза китергән 55 транспорт һәлакәте булган

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). 4 март көнне 12.55 сәгатьтә Саба районы Шәмәрдән саласының Горький урамында “ГАЗ-2834” машинасы белән идарә иткән 1984 елгы кеше, алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, артка чигенгәндә хәрәкәт иминлеге тәэмин ителешенә ваемсыз булган һәм 1957 елгы җәяүлене таптаткан. Имгәнгән-җәрәхәтләнгән җәяүле Шәмәрдән район үзәк хастаханәсендә 14.30 сәгатьтә җан биргән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге кеше үлеменә китергән тагын 2 һәлакәт хакында хәбәр итә.

Шушы ук 4 март көнне 14.45 сәгатьтә Казан – Ульяновск юлының 35 нче чакрымында, Югары Ослан районы турысында, “ВАЗ-2110” автомобиле белән идарә иткән 1972 елгы кеше дә, алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, тизлеген арттырып каршы як юлга чыккан һәм 1977 елгы зат идарә иткән “ВАЗ-2111” машинасына бәрелгән. “Унлы”ның пассажиры булган 1943 елгы хатын-кызга урында медицина ярдәме күрсәтелсә, аның һәм”унберле”нең рулендагыларны Югары Ослан район үзәк хастаханәсенә китерергә туры килгән, әмма соңгысы күп санлы җәрәхәтләреннән 20.45 сәгатьтә мәңгелеккә күзләрен йомган.

16.00 сәгатьтә Яшел Үзән районының Сафоново – Помары юлының 8 нче чакрымында 1974 елгы зат идарә иткән “Форд Фокус” хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырып, каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм руленда 1960 елгы кеше барган “МАЗ” автомобиленә килеп бәрелгән. Шул бәрелүдән “Форд Фокус” рулендагысы һәлак булган.

Мартның 4 көнендә республика юлларында кешеләргә каза китергән 55 транспорт һәлакәте булган, аларда 7 кешенең гомере өзелгән, 66 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән, диелә республика ЮХИДИ идарәсе хәбәрендә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100