Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба җәяүлеләре һәм машина йөртүчеләр юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән очраштылар
әрбиячеләр балаларга һәм җәяүлеләргә төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, буклетлар тараттылар, акциянең мөһимлеген аңлатырга тырыштылар.
(Саба, 18 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Шушы көннәрдән үзәк урамда җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән очраштылар, дип яза җирле басма.
Бу көнне «Шоколад» балалар бакчасы коллективы җәяүлеләрне юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырган «Җәяүле, сак бул!» акциясен уздырды. Нәни инспекторлар үзләренең юл кагыйдәләрен яхшы белүләрен раслау белән бергә, юл хәрәкәте иминлегенә багышлап шигырьләр сөйләделәр, кагыйдәләргә буйсынмыйча, тиешсез урыннан юл аша чыгучыларны да ачыкладылар. Әлеге акциягә әти-әниләр һәм җәяүлеләр дә бердәм кушылды. Тәрбиячеләр балаларга һәм җәяүлеләргә төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, буклетлар тараттылар, акциянең мөһимлеген аңлатырга тырыштылар. «Җәяүле, сак бул!» акциясендә ЮХИДИ инспекторы Илнур Насыйбуллин катнашып, балаларга юлның сул ягыннан гына йөрергә, хәрәкәт итүче машинага каршы барырга кирәклеген тагын бер кат аңлатты. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.
“Юл хәрәкәте иминлеге“ дәүләт бюджет учреҗдениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягафарова балаларга һәм җәяүлеләргә караңгыда юл йөрү өчен мөһим элемент- яктылык кайтаргычлар бүләк итте. Балалар бу көнне җәяүлеләр өчен махсус юл аша чыгу урынының ни өчен “зебра“ дип аталганын да, светофорның беренчеләрдән булып Англиядә барлыкка килүен дә һәм үзләре өчен тагын бик күп яңалыклар алдылар. «Безнең әлеге акция белән җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерәсебез килде, җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр арасында үзара ихтирам, аңлау булса иде, балаларның күңелендә дә бу көн озак сакланачак», – ди «Шоколад» балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Садриева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз