news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 әләмнәрен кабул итте

Район башлыгы Рәис Миңнеханов WorldSkills Kazan 2019 әләменә Саба гербын беркетте.

Саба WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 әләмнәрен кабул итте
saby-rt.ru/

(Саба, 18 июнь, "Татар-информ, "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районының быелгы  Сабан туе WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 әләмнәрен кабул итү белән дә аеруча нык истә калды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Хөрмәтле сабалылар! Бүген сезгә WorldSkills әләмен олылау тантанасында катнашу өчен уникаль мөмкинлек бирелә. Алкышлыйк әле барыбыз да", – диде бәйрәмне алып баручы. Чараны оештыру комитеты вәкилләрен район чигендә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, "Яшьлек" мәдәни-спорт үзәге директоры Динар Маканов каршы алды.

Әләмнәр исә шунда ук WorldSkills чемпионатында катнашкан Саба аграр көллияте студентлары кулына күчте. Сабантуй мәйданына кергәч, флаглар һәр оешма-предприятиедән билгеләнгән вәкилләр эстафетасыннан үтте. Район башлыгы Рәис Миңнеханов милли бәйрәмебездә WorldSkills әләме эстафетасы узуын зур дәрәҗә, киләчәктә дә олы ышаныч буларак бәяләде.

"Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, дигәннәр бабаларыбыз. Һөнәрле кеше – ул бай кеше. WorldSkills кысаларында Һөнәрле кешегә игътибар нык арта. Бу өлкәдә районыбызда балалар бакчаларынннан башлап, зур эшләр башкарылды.

Казанда 22-27 август көннәрендә узачак 45 нче WorldSkills Эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын исә мөмкинлек булганда барып күрергә кирәк. Моның өчен аэропорт янында зур биналар төзелде. Бигрәк тә моны киләчәгебез булган балалар күрергә тиеш",– диде ул һәм WorldSkills Kazan 2019 әләменә Саба гербын беркетте.

Оештыру комитеты тарафыннан аңа чемпионат флаглары эстафетасында катнашучы сертификаты тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100