Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба ветераннары этнограф якташлары белән очрашты
алим, тарихчы-этнолог, Мәрҗәни исемендәге тарих институты баш гыйльми хезмәткәре, этнограф Дамир Мәвләви улы Исхаков туган җире Шәмәрдәндә еш була.
(Саба, 22 август, "Татар-информ", “Саба таннары”). Галим, тарихчы-этнолог, Мәрҗәни исемендәге тарих институты баш гыйльми хезмәткәре, этнограф Дамир Мәвләви улы Исхаков туган җире Шәмәрдәндә еш була. Шушы көннәрдә ул Сабага район ветераннар советы һәм өлкәннәр клубы чакыру буенча кайтты, дип яза җирле басма.
Район китапханәсе хезмәткәрләре, мәктәпләрнең тарих укытучылары катнашындагы сын күңелдән сөйләшүдә якташыбыз татарларның барлыкка килүен, аның данлыклы үткәне һәм киләчәге, Алтайда, Кытайда борынгы татар кабиләләрен, ләкин бүгенге көндә телне белмәсәләр дә, үзләрен татар диеп санаулары турында бик эчтәлекле һәм мәгълүматкә бай булган һәркемгә дә аңлашылырлык итеп лекция-әңгәмә уздырды. Ул өлкәннәрнең сорауларына фәнни нигезгә таянып җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз