news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба ветераннары 1942 елда Тильзит лагеренда вафат булган якташлары турында мәгълүмат эзли

Зиннәт Гыйззәтуллинның шәхесен ачыклау буенча сораш­тыру­лар һәм эзләнү эшләре алып барыла.

 (Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары") 2016 елның март аенда Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) советына Пермь өлкәсеннән хат  алына. Әлеге  хатта Орда районы Ветераннар советы рәисе Фир­дәвес Латыйпов якташы – Мерекаи авылында туган, сугыш  елларында әсирлеккә төшеп Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше булган Нәҗип Гәрәевнең раславынча, Саба районы кешесе Зиннәт Гыйззәтуллинның 1942 елда Көнчыгыш Пруссиянең Тильзит лагеренда  вафат булуы турында әйтелә.

Кызганычка, Нәҗип Гәрәев  үзе хәзерге вакытта гүр иясе булган. Аның лагерь тормышы, Муса Җәлилнең көрәштәшләре турында хатирәләре теркәлгән кулъязмалар сакланып калган. Респуб­ликаның Ветераннар советы Пермьнән Фирдәвес Латыйповтан килгән хатны Татарстанның Саба районы Ветераннар оешмасы рәисе Расих Cабиров исеменә юллаган.

Зиннәт Гыйззәтуллинның шәхесен ачыклау буенча сораш­тыру­лар һәм эзләнү эшләре алып  барыла. Хәзерге  вакытта  аның кайсы авылда туганлыгы, яше һәм армиягә алынганчы нинди эш башкарганлыгы турында төгәл генә мәгълүматлар  юк.

Зиннәтулла Гыйз­зә­туллин турында  белүчеләр булса, бу хакта район Ветераннар советына  яисә Саба районының “Саба таңнары” газетасы редакциясенә хәбәр итсеннәр   иде, дип яза район газетасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100