Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Саба урта мәктәбенең әти-әниләр комитеты республика күләмендә абсолют җиңүче булды

Республика күләмендә 8нче ел рәттән үткәрелүче, мәктәп һәм әти-әниләр арасындагы күперне тагын да ныгытучы «Тату сыйныф серләре» бәйгесенең финалы быел Мөслим районында үтте. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Илмира Галимуллина яза.
Зона һәм ярымфинал этапларында җиңү яулаган 17 команда биредә үзләренең иҗади, креатив, яңалыкка омтылучан, бердәм һәм дус икәнлекләрен раслап, көч сынашты. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер һәм батырлык» исеме белән күрсәтелгән иҗади чыгышларны күз яшьләрсез генә карап булмады. Әти-әниләр һәм мәктәп коллективы бергә гамәлгә ашыра торган иҗади проектлар исә бүгенге көндә актуаль булган темаларны үз эченә алган иде.
«Саба урта мәктәбенең гомуми әти-әниләр комитеты әлеге бәйгедә лаеклы чыгыш ясап, Гран-прига ия булды. Аларны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Мондый уңышка, һичшиксез, әти-әниләрнең, укучыларның һәм мәктәп коллективының бердәм хезмәт нәтиҗәсе аша гына ирешеп була», – диелгән хәбәрдә.

Фото: © https://saby-rt.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз