news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба урта мәктәбендә «Мәдәни мирас» район бәйгесенең финалы булды

Саба урта мәктәбендә «Мәдәни мирас» район бәйгесенең финалы булды
Фото: tatar-congress.org

Саба урта мәктәбендә «Мәдәни мирас» район бәйгесенең финалы булды. Призлы урыннар өчен сайлап алу этабыннан үткән Саба гимназиясе, Олы Шыңар, Килдебәк урта, Мичән, Шекше төп мәктәбе укучылары сәхнә тотты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Иң элек бәйгенең төп максаты милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклап калу икәнен әйтеп китик. Буыннан-буынга күчеп килгән мирасыбыз – милли йолалар, гореф-гадәтләр, җырлы-биюле уеннар һәм бәйрәмнәр, үзебезгә хас яшәү рәвешебез. Үсеп килүче буында кабатланмасалар, алар онытылачак.

Бәйге үзенең максатына иреште дияргә була. Укучылар киленгә су юлы күрсәтү, карга боткасы, каз өмәсе, килен каршылау, кыз сорау, кич утыру, аулак өй, печән өсте кебек йолаларның ничек башкарылуын белделәр һәм уйнап та күрсәттеләр. Бик матур килеп чыкты. Бу – зур җаваплылык һәм осталык таләп итә торган эш. Беренчедән, милли йолаларны сәхнәләштергәндә табигыйлек мөһим. Артистлар рольне генә уйнамаска, ә шул чор кешесе кебек хис итәргә тиеш. Икенчедән, тел һәм интонация әһәмиятле. Борынгы сүзләрне дөрес, аңлаешлы итеп әйтү, милли җыр-моңны саклап башкару тамашачы күңеленә тизрәк барып җитә. Өченчедән, кием һәм бизәлеш зур роль уйный. Милли күлмәкләр, калфак, түбәтәй, чигүле алъяпкычлар – болар барысы да милли рух тудыра. Сәхнә бизәлеше дә чынбарлыкка якын булса, йола тагын да ышандырырлык була. Бу таләпләрен үтәлүен жюри нигездә уңай бәяләде.

Алдагы турларда укучылар күренекле язучыларның әсәрләре буенча пазл төзеделәр һәм килеп чыккан картинаның кыскача эчтәлеген сөйләделәр, татар халкының җырлы-биюле уеннарында сынаштылар, сорауларга җавап бирделәр.

Беренче урын Саба гимназиясенә бирелде. Олы Шыңар, Мичән мәктәпләре укучылары призерлар булдылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot