news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба урманчылыгында үз һөнәренең осталары ачыкланды

Саба урманчылыгында үз һөнәренең осталары ачыкланды
"Саба таңнары"

Киләсе якшәмбедә Россиядә урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Саба районы Лесхозның «Карпаты» мәйданчыгында районның шушы мөһим тармагында традицион чара – иң осталарны ачыклау конкурсы үткәрелде. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Ярышларда катнашучылар урманнарны инвентарьлаштыру, саклау, яшь үсентеләрне планлаштыру, гидроманипуляторда агачтан фигуралар тезү, кәлшәләр утырту, хезмәтне саклау, янгын сүндерү, машина йөртү, агач- үсемлекләрне аеру, медицина хезмәте күрсәтү төрләрендә имтихан тотып, үзләре арасында иң яхшы һөнәр осталарын ачыкладылар.

Урманчылар арасында Фәүзән Кәримов (Сабабаш), мастерлар ярышында Рәис Шәкүров (Сабабаш), лесничийлар һәм аларның ярдәмчеләре бәйгесендә Рашат Гарәфетдинов (Мишәбаш) белән Нияз Габдуллин (Шәмәрдән) җиңү яулады. Шулай ук иң яхшы егерьлар (Илдар Мәҗитов), умарталардан иң күп бал алучы (Сәүбән Газизҗанов), иң оста харвестор һәм форвардер операторлары (Валерий Иванов, Вячеслав Никитин) ачыкланды. Җитештерү предприятиеләре төркемендә агач эшкәртү комбинаты командасы җиңүче булды.

Аларга Грамоталарны урман хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Рәхмәтуллин тапшырды. Тантанада урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

«Мин бик шат бүген сезнең арада булуга. Якынлашып килүче урманчылар бәйрәмен һәрчак шулай зурлап, конкурслар уздырып каршылыйсыз. Без бу көнне ел саен көтеп алабыз. Гомуми мәйданы 62 мең гектарлы Саба урманнарының һәр квадрат метрында уңышлы эш алып барыла. Кеше хезмәтен бәяли беләсез. Без шушы тармакта Татарстан Республикасы Рәисенең зур ярдәмен тоеп эшлибез», – диде ул.

«Бер генә төбәктә дә урманнарга Татарстандагы кебек игътибар юк. Бүгенге нәтиҗәләр урманчылыкның үсеше өчен алшартлар булдырган, аның ныклы нигезен салган ветераннар хезмәтеннән башка да мөмкин булмас иде. Шулай ук Россиянең атказанган урманчысы Нургали Минңнехан улын да олы рәхмәт сүзләре белән зурлап искә алабыз. Аның командасы яши, чәчәк ата һәм югары казанышларга ирешә, башкаларга ничек эшләргә кирәклеген күрсәтә»,– диде министр.

Равил Кузюров шулай ук урман эше алдынгыларына Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын, Министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов урманчыларның нәтиҗәле хезмәтен район Советының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100