news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба урманчылыгына яңа җитәкче билгеләнде

Саба урманчылыгына яңа җитәкче билгеләнде
"Саба таңнары"

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән «Саба урманчылыгы» ДКУ яңа җитәкче-урманчы билгеләнде. Ул – Илһам Рәхмәтуллин. Ул лаеклы ялга киткән Васыйл Гыйззәтуллинны алмаштырачак. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Илһам Рәхмәтуллин 1975 елның 27 октябрендә Кукмара районының Каенсар авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы техникумын (хәзерге Лубян урман-техник көллиятен) һәм Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.

Илһам Рәхмәтуллинның 27 еллык эш стажы бар. Үзенең хезмәт эшчәнлегендә Васильев дистанциясендә саклагыч урман утыртуларда эшче, урман мастеры, урманчы ярдәмчесе, участок урманчысы урынбасары, урманнарны торгызу буенча инженер, «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары, «Сабабаш» ҖЧҖ җитештерү участогы урынбасары булып эшли.

Ул 2016 елның ноябреннән 2023 елның февраленә кадәр «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ җитәкли. Эшләгән елларында Илһам Рәхмәтуллин Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (2016 ел) һәм «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек була (2017 ел).

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100