Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Саба урманчылыгы Татарстанда иң яхшысы дип танылган
Җиңүчене автомобиль көтә
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Иң яхшы урман хуҗалыгы-2014” республикакүләм конкурсына нәтиҗә ясадылар.
Министрлык сайтында хәбәр ителгәнчә, конкурста учреждениедә урман хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсе, урман участокларының төзек булуы, аларда кече архитектура формалары һәм янгынга каршы пропаганда чаралары булуы исәпкә алынган. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин рәислегендәге комиссия беренче урынны “Саба урманчылыгы” дәүләт казна учрежденисенә, икенче урынны “Шәһәр яны урманчылыгы” на һәм өченче урынны “Әгерҗе урманчылыгы”на бирде.
Җиңүче коллективка, урманны саклау өчен, махсус «ВАЗ-21214» («Нива») автомобиле һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы бирелә. Конкурста калган призлы урыннарны алучыларга компьютер техникасы һәм министрлык грамоталары тапшырыла.
(Фотосурәт minleshoz.tatarstan.ru сайтыннан алынды).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз