Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба урман хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр
Слетта катнашучылар үзләренең остазлары, Саба җирендә җуелмас эз калдырган Нургали Миңнехановны бер минут тынлык белән искә алдылар.
(Саба, 16 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган шимбәдә Лесхозда Саба урман хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр. 2017 ел йомгакларына багышланган чарада Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты, дип яза район газетасы.
Саба урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин үзенең чыгышында әйткәнчә, 2017 ел уңышлы, төзелешләргә, истәлекле вакыйгаларга бай булган. Барлык урманчылыклар күркәм хезмәт күрсәткечләренә ирешкән. Инде хуҗалык агымдагы елның I кварталын да уңышлы төгәлләп килә. Селекция үзәгендә өченче теплицага орлык салынган кассеталарны күчерү бара. Урманнан 37 мең кубометр агач чыгарылган, 38 миллион сумлык товар җитештереп сатылган. “Легендар урманчы Нургали Миңнехан улы ничек өйрәтеп калдырды, шул юлдан ышанычлы адымнар белән алга барабыз“,– диде директор һәм хөрмәтләү сүзләрен иң элек ветераннарга җиткерде.
Равил Кузюровның министр вазифасында өч атна гына булуына карамастан, инде Лесхозга өченче тапкыр килүе. Чыгышында ветераннар, хезмәт алдынгылары белән очрашуына бик шат булуын белдерде. “Татарстан урман хуҗалыгының үрнәге Сабада. Күп хезмәт куйгансыз, алга таба да шулай дәвам итегез. Үз чиратымда бу тармакта яңа кеше буларак, сезне эштә яңалыклар, заманча технологияләр кертергә ышандырам”, – диде ул. Равил Кузюров кулыннан Рәхмәт хаты алучылар арасында 50 ел гомерен урман эшенә багышлаган Зөбәрҗәт Хәсән кызы Мөгътәсимова да бар.
Бүләкләүләрне Рәис Миңнеханов дәвам итте. “Сез бер елны да сынатмыйсыз, районның икътисадына зур өлеш кертәсез, вазифаларыгызны үтисез, яңалыкка омтыласыз, традицияләрне дәвам итәсез. Дөрес, урманчылыкларда агач эшкәртү күпмедер кимегән иде, хәзер цехларда эш җайга салынып килә. Табышы күп булмаса да, беренчедән, хезмәт урыннарын, икенчедән, авылларны саклап калуга зур этәргеч бирелде. Планнарыбыз зурдан. Селекция үзәгендә агач кына түгел, җиләк-җимеш үстерү турында да хыялланабыз. Шулай ук җитештерүнең сыйфатын да, күләмен дә арттыруга ирешергә кирәк. Шушы бурычларны хәл итүдә сезгә уңышлар телим,– дип сөйләде район башлыгы.
Слетта “Югары җитештерүчәнлек” конкурсына да йомгак ясалды. Җиңүне барысы 242 гектарда урман утыртып, 223 гектарда агачларга тәрбия биргән Курса урманчылыгы яулады. “Иң яхшы һөнәр иясе” исеменә лаек булган 30 хезмәт алдынгысына медальләр дә бирделәр. Администрация бер генә юнәлешне игътибарсыз калдырмавы турында су ясау цехыннан Лилия Галимуллинаның “Иң яхшы спортчы” исеме алуы ачык сөйли. Ул көнне урманчылар алдында виртуоз гармунчы Айнур Моратов, скрипкачы Зарина Акунаева, “Сәйдәш” бию төркеме чыгыш ясады, Риналь Гыйниятов, Илгиз Әсәнов иң матур җырларны башкардылар.
Слетта катнашучылар үзләренең остазлары, Саба җирендә җуелмас эз калдырган Нургали Миңнехановны бер минут тынлык белән искә алдылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз