news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба урамнарында «Әләм белән горурланам» патриотик акциясе үткәрелде

Саба урамнарында «Әләм белән горурланам» патриотик акциясе үткәрелде
Фото: https://saby-rt.ru/

«Алдынгылар хәрәкәте»нең Саба бүлекчәсе инициативасы нигезендә Россия Федерациясе Дәүләт әләме көненә багышланган «Әләм белән горурланам» патриотик акциясе үткәрелде. Бу хакта https://saby-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

«Алдынгылар хәрәкәте» активистлары җирлектә яшәүчеләргә Россия әләме төсләре төшерелгән символик тасмалар тапшырды. Катнашучылар бәйрәмнең тарихы, Россия әләме төсләренең әһәмияте белән танышты. Мондый төрдәге чаралар ватанпәрвәрлек хисен, үз илең өчен горурлык һәм аның тарихына ихтирамны ныгытырга тагын да ярдәм итә.

«Дәүләт символикасында дәүләт һәм халык тарихы, аның традицияләре һәм менталитеты чагыла. Ул барлык гражданнарны үз илен көчле һәм ныклы держава итү максатларында берләштерә, дәүләт идеяләрен һәм принципларын чагылдыра», – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot