Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба укучысы VIII Бөтенроссия музыкантлар конкурсы лауреаты булды
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Илназ Усманов VIII Бөтенроссия музыкантлар конкурсы лауреаты булды. Конкурс 24-28 гыйнвар көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Музыка. Талант. Ачыш» дигән исем астында узды. Бу турыда http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Беларусьтан һәм Кытайдан 670 солист катнашты. Һәр катнашучы, бер сәхнәдә чыгыш ясап, үзенең музыкаль сәләтен һәм осталыгын күрсәтте.
Жюри әгъзалары академия һәм консерваторияләрнең танылган профессорлары иде. Алар һәр катнашучыны игътибар белән тыңлап, тиешле бәя бирде.
9 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге категориядә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Усманов Ильназ чыгыш ясады һәм әлеге конкурсның 2 дәрәҗәле лауреаты булды.
«Бу конкурс яшь башкаручыларга үз осталыкларын күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм үз казанышларына шатланырга мөмкинлек бирә», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз